Урта Камышлы авыл җирлегендә миграцион хәл тотрыклы

2020 елның 4 апреле, шимбә

Урта Камышлы авыл җирлеге күпмилләтле, аңа 6 торак пункт 6 (Урта һәм Укче Камышлы, Абляскино, Чияле Алан, Красный Октябрь, Михайловка) керә. 

Татар, рус һәм чувашлардан тыш, чеченнвр, әрмәннәр, украиннар, үзбәкләр яши. Барлыгы - 1436 кеше. Авыл җирлегендә миграцион тотрыклы, катнаш гаиләләр барлыкка килә, үсеп килүче буында башка милләт йолаларына хөрмәт тәрбияләнә, халык бәйрәмнәре үткәрелә. 

"Безнең күпмилләтле авыл җирлегендә, социаль киеренкелелек юк, диде Урта Камышлы авыл җирлеге башлыгы Надежда Баймяшкина. - Террорга каршы төркем эшли, халык күп җыела торган чаралар контроль алып барыла. Балалар бакчасында һәм мәктәптә видеокүзәтү, махсус службалар кнопкасы урнаштырылган. Җирлектә ирекле халык дружинасы үз эшчәнлеген алып бара, 18.00 дән  22.00гәчә кизү оештырылган."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International