27-28 мартта Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Евгений Казаев кул астында шөгыльләнүче кикбоксчылар Бөгелмәдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 уңаеннан үткәрелгән турнирда уңышлы чыгыш ясадылар.
Быелгы язгы каникуллар Нурлат гимназиясенең башлангыч сыйныф укучыларына кызыклы чаралар һәм мавыктыргыч уеннар белән истә калачак. Биредә көн саен төрле чаралар үтә.
Җиденче республика ифтары быел “Казан-арена” стадионында 25 майда үтәчәк. Анда нурлатлылар да катнашачак.
Иске Әмзә авылыннан армия хезмәтенә алынып, Әфган сугышында батырларча һәлак булган якташыбыз Рәис Һадиевның вафатына быел 34 ел тулды.
1нче апрельдән 31нче майга кадәр районда торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов бу атнада шундый карарга кул куйды.
29 мартта мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Иң яхшы хезмәткәрләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов котлады.
Шул көннәрдә Мамык Мәдәният йорты директоры, рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Юлия Магарина Казанда Халыклар дуслыгы йортында үткән конференциядә катнашты.
Редакция безнең “Нурлат могҗизасы” проектының беренче һәм иң актив катнашучылары – Урта Камышлы мәктәбенең “Росток” экологик отряды әгъзалары.
Фома мәктәбе укучылары язгы каникулларның һәр көнен китап укып үткәрә. Чөнки биредә икенче мәктәпкүләм “Әдәби марафон”га старт бирелгән.
Олег Власенко җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь боксчылар Самара өлкәсенең Клявлино поселогында үткән ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.