Иске Әмзә авылыннан армия хезмәтенә алынып, Әфган сугышында батырларча һәлак булган якташыбыз Рәис Һадиевның вафатына быел 34 ел тулды.
Рәиснең үлеме бүген дә якыннарының күңеленә тынгы бирми, бүгенге көнгә кадәр җан әрнүе булып йөрәкләрен телгәли. Шуңа да бүген дә энеләре турындагы һәр хәбәрне берәмтекләп җыялар, аның хезмәттәш дусларын эзлиләр. Ә табылганнары белән элемтәләрен югалтмыйлар. Моннан шактый еллар элек элемтәләр урнаштырылган Айбулат Якупов һәм Рәфис Мәхмүтов та Рәиснең туганнарына үз энеләредәй якын кешеләр бүгенге көндә.
* Рәис белән хезмәт иткән тагы ике егет – Арчадан Илгизәр Мөхәммәтҗанов белән бүгенге көндә Казахстанда гомер итүче Гайнетдин Кәримовны табуга ирештек, – дип сөенечле хәбәрләрен уртаклаштылар күптән түгел Рәис Һадиевның бертуганы Сания апа белән аның тормыш иптәше Илгиз абый Нәбиуллиннар. – Ничек сөенүебезне белсәгез. Күптән түгел генә Илгизәр, вакыт табып, Иске Әмзәгә Рәиснең каберен яд итәргә дә кайтып китте. Зиратта, авыл үзәгендә Рәис истәлегенә куелган мемориаль такта янына чәчәкләр салдык.
Рәис Һадиев белән әфган сугышы авырлыкларын бергә узган Илгизәр Мөхәммәтҗановның исә озак еллар дәвамында күңел түрендә йөртеп, Рәиснең туганнарына җиткерелергә тиешле әманәтләре шактый булган. Рәис белән Әфган сугышның бар авырлыкларын узган, әле алай гына да түгел, соңгы сулышын алганда күзләрен йомдырган һәм туган якларына табутын озатып калган икән ул. Дуслары исә моңа кадәр Рәиснең туганнарын үзләре эзләтеп карасалар да, ул чагында Нурлат районы Октябрь районы дип аталганлыктан, Рәисне дә күбрәк Башкортостаннан, Октябрьский шәһәре якларыннан эзләткәннәр.
* Илгизәрне бик дулкынланып каршы алдык. Рәиснең үзен күргәндәй булдык. Аның энебез турындагы хатирәләре безнең өчен бик кадерле, бик якын шул. Инде шулай ук зарыгып Казахстаннан Гайнетдинне көтәбез, – ди Сания апа Нәбиуллина.