Кичә Нурлатның “Илемпи” ансамбле «Кĕмĕл сасă-2019» (”Көмеш тавыш”) Бөтенроссия эстрада җырлары фестивалендә катнашып, җиңү яулады.
8 марттан 31енә кадәр Бөгелмәдә үткән “Бөгелмә-Мәскәү транзит” Бөтенороссия бәйгесендә “Балалар конферансы” халык студиясеннән Иван Маликов җиңү яулады.
27-28 мартта Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Евгений Казаев кул астында шөгыльләнүче кикбоксчылар Бөгелмәдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 уңаеннан үткәрелгән турнирда уңышлы чыгыш ясадылар.
Быелгы язгы каникуллар Нурлат гимназиясенең башлангыч сыйныф укучыларына кызыклы чаралар һәм мавыктыргыч уеннар белән истә калачак. Биредә көн саен төрле чаралар үтә.
Җиденче республика ифтары быел “Казан-арена” стадионында 25 майда үтәчәк. Анда нурлатлылар да катнашачак.
Иске Әмзә авылыннан армия хезмәтенә алынып, Әфган сугышында батырларча һәлак булган якташыбыз Рәис Һадиевның вафатына быел 34 ел тулды.
1нче апрельдән 31нче майга кадәр районда торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов бу атнада шундый карарга кул куйды.
29 мартта мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Иң яхшы хезмәткәрләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов котлады.
Шул көннәрдә Мамык Мәдәният йорты директоры, рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Юлия Магарина Казанда Халыклар дуслыгы йортында үткән конференциядә катнашты.
Редакция безнең “Нурлат могҗизасы” проектының беренче һәм иң актив катнашучылары – Урта Камышлы мәктәбенең “Росток” экологик отряды әгъзалары.