Каникулда китап укыйлар

2019 елның 30 марты, шимбә

Фома мәктәбе укучылары язгы каникулларның һәр көнен китап укып үткәрә. Чөнки биредә икенче мәктәпкүләм “Әдәби марафон”га старт бирелгән.

Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты социаль челтәрләрдә онлайн үткәрә торган “Әдәби марафон” бездә зур кызыксыну уятты. Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп урнаштырырга кирәк. Марафон гадәттә 21 көн дәвам итә. Аның быелгы беренче этабы гыйнвар башында узды һәм районыбыздан да катнашучылар шактый булды. Укучыбыз Аяз Әһлиуллинның “Әдәби марафон”да катнашуы турындагы кызыклы мәкаләсе “Ялкын” журналында да басылып чыкты әле, – ди Фома мәктәбе укытучысы Гөлүсә Әһлиуллина. – Әлеге проект үрнәгендә мәктәбебез укучылары өчен мәктәпкүләм “Әдәби марафон” оештырдык. Каникулның беренче көненнән аның икенче этабын башлап җибәрдек. Укучылар көн саен татар һәм рус телләрендә әдәби әсәрләр укыйлар һәм аның үзләренә ошаган бер өзеген дәфтәрләренә күчереп язалар, аңа туры килә торган рәсем ясыйлар, бизиләр. Балаларга бу бик ошады, беренче этаптан соң икенчесен дә көтеп алдылар һәм көн саен бик теләп китаплар укыйлар.

Ә “Әдәби марафон” укучыларда китап укуга карата кызыксыну тәрбияләү белән бергә, матур һәм дөрес итеп күчереп язу күнекмәләре дә булдыра икән әле.

Быелдан инде дөньякүләм итеп оештырыла торган “Әдәби марафон”га исә социаль челтәрләрдә китап укырга яратучы һәркем катнаша ала. Икенче этап 1 апрельдән башланып китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International