Редакция безнең “Нурлат могҗизасы” проектының беренче һәм иң актив катнашучылары – Урта Камышлы мәктәбенең “Росток” экологик отряды әгъзалары. Болар – Макар Васильев, Ксения Кузьмина, Станислав Яманов, Дарья Бочкарева, Илья Лысов, Наталья Петрова, Дарья Матвеева. Алардан районыбыз территориясендә яшәүче һәм Кызыл китапка кертелгән хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр турында 10лап иҗади эш керде. Яшь экологлар үз хикәяләрендә якташларын үсемлек һәм хайваннарның сирәк төрләрен юкка чыгармаска өндиләр. “Аларның саны болай да аз”, – дип яза Дарья Бочкарева.
Мәктәпнең экологик отряды сирәк төрләрне саклауга үзеннән лаеклы өлеш кертә. Алар Нурлат могҗизалары турында яңа тикшеренүләр үткәрергә һәм күзәтүләр ясарга планлаштыра. Ә безнең проект дәвам итә. Газета укучыларыбыздан районыбыз табигатенең уникаль һәйкәлләре һәм архитектурасы, матур почмаклары турында яңа репортажлар көтеп калабыз. Иҗади эшләрегезне һәм фотоларны redak@list.ru электрон почтабызга юллагыз.