Нурлат районында санитар-экологик икеайлык старт ала

2019 елның 31 марты, якшәмбе

1нче апрельдән 31нче майга кадәр районда торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов бу атнада шундый карарга кул куйды.

Алдагы еллардагы кебек үк, быел да әлеге чорда шәһәр урамнары һәм территорияләре оешма-предприятиеләр һәм учреждениеләргә беркетеләчәк, алар үзләре җаваплы булган участокларда санитар көннәр үткәрәчәкләр, чүпләрне каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгаруны оештырачаклар. Сәүдә предприятиеләре дә читтә калмаячак.

– Алар шулай ук шәһәр территориясендә Төзекләндерү кагыйдәләрен дә үтәне тәэмин итәргә тиеш булачаклар, – диде административ комиссия секретаре Вера Мальцева.

Быел икеайлык чорында башкарылачак эшчәнлекнең бер юнәлеше буларак агачлар утыртылачак. Административ комиссия секретаре сүзләренә караганда, 15 апрельгә кадәр инде коммуналь службалар, идарәче оешмалар, ТОСлар аларны утырту планын билгеләячәкләр. Район урманчылары да үз

участокларында шундый ук эшләр башкарачак. Әлеге зур экологик эштә волонтерларга һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларына да өмет багланачак.

– Икеайлык чорында авылларда, урман полосаларында, яр буйларында, автотрассалар, тимер юллар, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектлар тирәсендә чүпләрнең санкцияләнмәгән урыннарын ликвидацияләүгә аерым игътибар биреләчәк, – дип билгеләп үтте Вера Сергеевна, административ комиссиянең районның торак пунктлары территорияләрендә Төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешенә, чүпләрне җыюга контрольлекне көчәйтәчәген ассызыклап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International