ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

“Гармония” үзәгенең социаль педагогы Татьяна Красавина китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Нурлат җирлекара балалар китапханәсендә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип аталган чара үткәрде.

Росреестрның ТР буенча идарәсе Нурлат бүлеге 3 апрельдә 13.00дән 18.00гә кадәр халык өчен Бердәм консультацияләр көне уздырачак.

Шул көннәрдә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең 16 көрәшчесе Яңа Чишмәдә РСФСРның спорт мастеры Рәшит Әхмәтвәлиев истәлегенә үткән ярышларда катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Районның “Актив озын гомер” проекты әгъзаларының очрашуы дүшәмбе көнне шәһәр Мәдәният сараенда “түгәрәк өстәл” форматында оештырылды. Чыннан да, өстәл түгәрәк иде, һәм Нурлат пенсионерларының озын гомерләре дә актив булыр дигән өмет туды. Түгәрәк өстәл артында 22 кеше очрашты.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 1 апрель көнне, Көлке көне кысаларында “Гармония” үзәге белгечләре “Волонтер” иреклеләр отряды белән берлектә “Елмаю бүләк ит” арт-акциясе оештырдылар.

Узган ял көннәрендә Алабуга шәһәрендә күрү буенча инвалидлар арасында шахмат, шашка һәм домино буенча үткән республика ярышларында Нурлатның сукырлар җәмгыяте әгъзалары уңышлы чыгыш ясады. Нурлат командасы 9 кешене берләштерде.

Традицион акция кысаларында нурлатлыларга үз иҗади эшләрен Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхәмитова тәкъдим итте.

Бүген “Татарстанның музейлар язы-2019” традицион акциясе кысаларында Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда “Мин – Россия гражданины” дип аталган тантаналы чара узды.

Бүген, 1 апрельдә, Нурлат районында чакырылыш кампаниясе башланып китте. Медицина комиссиясен 400 егет узачак, армия хезмәтенә шуларның 82се китәчәк.

2019нчы елда дәүләт йомгаклау аттестацияс чорында 3 имтихан үткәрү урыны оештырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International