ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне «УК «Татбурнефть» ООО Нурлат бораулау эшләре предприятиесенең 70 еллыгына багышланган футбол турниры үтте. Ә якшәмбе көнне ТР Беренчелеге кысаларында уен узды.

Шикәрчеләр микрорайонында яшәүче балалар янә “Шәһәрнең мәдәни мохиты” проекты кысаларында ишегалды уеннары белән танышу өчен җыелдылар.

“Көзге игелек атналыгы – игелекле эшләр эстафетасы ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре пенсионер Валентина Матросова янында булып, ярдәм күрсәттеләр.


8
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, сайлаучылар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелде.

Нурлатлыларның сайлауларда активлыгын район кураторы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков та билгеләп үтте.

Бу көнне район һәм шәһәрдә җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлаулар да үтте.

Сайлаулар көнендә шәһәрдә яшәүче һәркем яңа “Безнең ишегалды” программасы кысаларында үз ишегалдын төзекләндерү буенча өстенлекле юнәлешләр турында да фикерен белдерә алды. Нурлатта барлык 16 сайлау участогында да бу уңайдан

анкеталаштыру оештырылган иде. Халыклар дуслыгы йортында урнашкан пунктта да халык анда зур кызыксыну белән катнашты.

Бу көнне Төрнәс сайлау участогында ТР Иҗтимагый палатасыннан, “Бердәм Россия”, Россия коммунистлары һәм ЛДПР сәяси партияләреннән күзәтүчеләр эшләде.

Төрнәс авылында яшәүче 6 кеше исә бу көнне өйдә тавыш бирде.

Сайлаулар оешкан төстә үтә, көндезге 11гә Төрнәс авыл җирлегендә яшәүче сайлаучыларның 40 процентка якыны тавыш бирде инде, – ди сайлау комиссиясе рәисе Вера Исхакова. – Безнең авылда төрле милләт халыклары, күпчелек руслар, татарлар, чувашлар яши, Мордвалар, әрмәннәр, даргинлылар, үзбәкләр дә бар. Барысы 833 сайлаучы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International