Төрнәс авылында яшәүче 6 кеше исә бу көнне өйдә тавыш бирде.
– Без адреслар буенча тавыш бирүне оештырдык, – ди сайлау комиссиясе әгъзасы Елена Орлова. – Алар инвалидлык, яшьләре буенча сайлау участогына үзләре килә алмый.
Әлбәттә инде, өйдә тавыш биргәндә дә барлык нечкәлекләр исәпкә алына. Участок сайлау комиссиясе вәкиле белән бергә бу процесста күзәтүче дә катнаша.
– Өйдә тавыш биргәндә закон бозулар булмады, – дип билгеләп үтте Россия коммунистлары сәяси партиясеннән күзәтүче Александр Акифьев.