Нурлатыллар сайлауларның ачыклыгы һәм дөреслеге өчен

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

Бу көнне Төрнәс сайлау участогында ТР Иҗтимагый палатасыннан, “Бердәм Россия”, Россия коммунистлары һәм ЛДПР сәяси партияләреннән күзәтүчеләр эшләде.

- Сайлаулар актив уза, кагыйдә бозулар юк, – диде ЛДПРдан күзәтүче Рәфыйкъ Гыйльфанов. – Күзәтүчеләрнең бурычы – сайлаучыларга читтән басым ясалмавына ирешү.

Сайлауларны оештыруда һәр сайлау участогында МЧС һәм Россия МВДсының Нурлат бүлегеннән дә вәкилләр катнашты. Полиция бүлегеннән әйтүләренчә, 56 сайлау участогының һәркайсында берәр хезмәткәр эшләп, җәмәгать тәртибен тәэмин иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International