Сайлаулар көнендә шәһәрдә яшәүче һәркем яңа “Безнең ишегалды” программасы кысаларында үз ишегалдын төзекләндерү буенча өстенлекле юнәлешләр турында да фикерен белдерә алды. Нурлатта барлык 16 сайлау участогында да бу уңайдан
анкеталаштыру оештырылган иде. Халыклар дуслыгы йортында урнашкан пунктта да халык анда зур кызыксыну белән катнашты.
– Мин Завод урамында күпфатирлы йортта яшим. Ишегалдыбыз төзекләндерелгән, республика программасы кысаларында асфальтланды, яшелләндерү буенча да проблемабыз юк. Әмма зур булмаган балалар мәйданчыгы ясап куйсалар яхшы булыр иде. Йортыбызда башлыча пенсионерлар яшәсә дә, оныкларыбыз еш килә, – ди Сәмия Гарифуллина.
Сораштыру өчен анкеталарны исә нурлатлыларның күпчелеге алдан ук алган иде. Сайлаулар алдыннан аларны фатирлар буйлап тараттылар.