Бу көнне район һәм шәһәрдә җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлаулар да үтте. Гәйтән, Богдашкино, Кычытканлы авыл җирлекләре һәм шәһәрнең Тимер юлчылар һәм Вахитов сайлау округларында яшәүчеләр сайлауларда өчәр бюллетень алдылар. Нурлат-Вахитов округында яшәүчеләр исә шәһәрнең 2нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Педагогик хезмәт ветераны, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины 91 яшьлек Ислам Бәхтияровны да без шунда очраттык. Ул бу сайлауларның мөһим һәм кирәкле сәяси вакыйга булуын яхшы белә.
– Беренче тапкыр әле армиядә хезмәт иткәндә тавыш биргән идем, – ди ул. – Ә сайлауларны үткәрүдә аңа кадәр үк катнашырга туры килде, хезмәт эшчәнлегемне әле мәктәптән соң ук башлап җибәргән идем. Сайлауларда катнашмый калганым юк, республиканың тотрыклы киләчәге безнең тавышларыбызга бәйле бит.