ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Сезне чын күңелдән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котларга рөхсәт итегез! Үз язмышларын  илебезнең азык-төлек иминлеге хакына хезмәткә багышлаган һәркем бу көнне ихтирам хисе тулы рәхмәт сүзләре ишетергә бик лаек.

9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Районың мәдәният хезмәткәрләре катнашында үткән чираттагы район семинар-киңәшмәсе бу тату коллективка әле күптән түгел генә кушылып, үзләре өчен яңа һөнәрне  өйрәнеп кенә килүчеләр өчен үзенә күрә бер мастер-класс булды.
Инде хәбәр иткәнебезчә, 6–9 октябрьдә Мәскәүдә уза торган тәрбиягә бала алган гаиләләрнең Бөтенроссия  форумында Татарстан Республикасын Мамык авылыннан  Ванчуриннар  гаиләсе тәкъдир итә.
1 октябрьдән 15 ноябрьгәчә районның 8 мәгариф учреждениесе укучылары наркотик чараларны куллануга  профилактик медицина каравы узалар.
“Татмедиа” ААҖ  Федераль почта службасының “Татарстан почтасы”  идарәсе белән берлектә почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында конкурс игълан итә.

8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген, 8 октябрьдән Нурлат муниципаль районы күпфункцияле үзәк базасында  федераль дәүләт хезмәтләре күрсәтелә башлады.
“Наркотикларга–юк!”,“Аракыга–юк!”, “Тәмәкегә–юк!”, “Начар гадәтләргә–юк!” Бүген, 8 октябрь көнне шәһәр үзәгендә шундый плакатлар һәм шарлар тотып чыккан балалар төркеме янына тукталмый үтүче булмагандыр.
Бүген “Нурлат сөте” җәмгыятенең Сәләнгеш бүлекчәсендә  үткән авыл хуҗалыгы семинары бер вакытта ике – терлекчелектә кышлату сезоны башлану һәм техниканы кышкы саклауга куюга багышланды.
7 сентябрьдә Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Габделгазиз Юнысов Яңа Әлмәт авылында яшәүче мәгариф ветераны Рәисә Исмәгыйловага республика һәм район җитәкчелегенең бәйрәм котлауларын җиткерде.
Медик-социаль экспертиза бюросы хезмәткәрләре Мәскәүнең профиль комиссиясе аттестациясен үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International