Укучылар тестлаштыру уза

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
1 октябрьдән 15 ноябрьгәчә районның 8 мәгариф учреждениесе укучылары наркотик чараларны куллануга  профилактик медицина каравы узалар. Бүгенге көнгә шәһәрнең 1, 2, 4, 8нче  һәм Иске Чаллы урта мәктәпләреннән барлыгы 42 укучы мондый тикшерүне узган. Алар арасында наркотик чаралар кулланучылар табылмаган. Алга таба мондый тикшерүне  шәһәрнең 3нче мәктәбе, гимназия укучылары һәм аграр техникум студентлары узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International