Нурлатның клуб хезмәткәрләренә хисап тотарга туры киләчәк

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
Районың мәдәният хезмәткәрләре катнашында үткән чираттагы район семинар-киңәшмәсе бу тату коллективка әле күптән түгел генә кушылып, үзләре өчен яңа һөнәрне  өйрәнеп кенә килүчеләр өчен үзенә күрә бер мастер-класс булды. Ул кичә, 8 октябрьдә, район мәдәният йорты базасында рекомендацияләр бирү характерында үтте.
2014нче ел Россиядә Һәм Татарстанда мәдәният елы итеп игълан ителде, димәк, бу тармакка игътибар да көчле булачак. Шуңа да киңәшмә барышында районның мәдәни-ял учреждениеләренең кадрлар службасы һәм эшчәнлекләрен оештыру мәсьәләләре каралды. Якын араларда мәдәният хезмәткәрләренә үзләре хезмәт куя торган учреждение эшчәнлеге турында презентацияләр әзерләргә кирәк булачак. Ә аның нәтиҗәләре буенча “Театр һәм бию йолдызлыгы” дип аталган район фестивале үтәчәк. Чөнки һәр мәдәният йорты һәм клубында хореография һәм театр берләшмәсе бар дип исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International