Мәгариф ветераны котлау алды

2013 елның 8 октябре, сишәмбе
7 сентябрьдә Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Габделгазиз Юнысов Яңа Әлмәт авылында яшәүче мәгариф ветераны Рәисә Исмәгыйловага республика һәм район җитәкчелегенең бәйрәм котлауларын җиткерде. 40 елдан артык балаларга белем һәм тәрбия биргән, “Мәгариф отличнигы”, “РСФСРның атказанган укытучысы” кебек дәрәҗәле исемнәргә ирешкән ветеран 87 яшендә дә мәгариф яңалыкларыннан хәбәрдар булып, элеккеге укучылары белән аралашып яши. Рәисә Хәнәфиевна котлауларга рәхмәтле булып, район җитәкчелегенә һәм барлык коллегаларына  изге теләкләрен юллады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International