Хөрмәтле авыл эшчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары!

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
Сезне чын күңелдән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котларга рөхсәт итегез! Үз язмышларын  илебезнең азык-төлек иминлеге хакына хезмәткә багышлаган һәркем бу көнне ихтирам хисе тулы рәхмәт сүзләре ишетергә бик лаек. Сез  ил тоткасы икмәк кенә җитештереп калмыйсыз, авылларыбызның сакланышын, күп гасырлы традицияләребезнең буыннан-буынга тапшырылуын  да тәэмин итәсез. Икътисадый катлаулы елларда да Сез үз һөнәрегезгә тугрылык саклап, аграр тармак эшчәннәренең рухи ныклыгын, сәяси аңлылыгын расладыгыз. Бүгенге заман Сезнең каршыгызга яңа, тагы да катлаулырак бурычлар куя, һәм районыбыз эшчәннәренең аны хәл итәргә сәләтле булуы мине чын күңелдән шатландыра. Быел да без 89 мең тоннадан артык икмәк җыя, 9 айда 23632 тонна сөт җитештерә алганбыз икән, бу иң элек Сезнең намуслы хезмәтегез нәтиҗәсе. Әлбәттә, авыл хуҗалыгына Россия һәм Татарстан хөкүмәтләренең саллы ярдәмен дә билгеләп үтәргә кирәк. Быелдан Россиядә 2013–2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерүгә йөз тоткан яңа дәүләт программасына старт бирелде, киләсе елдан 2014–2017 елларга авылларны үстерү максатчан программасы эшли башлаячак. Республика җитәкчелегенең авыл җитештерүчесенә, авыл халкына ярдәм йөзеннән алып барган вәзгыяте күз алдыгызда. Шул рәвешле сезнең хезмәтнең мөһимлеге бәяләнә, җитештерү һәм эшкәртү сәнәгате арасындагы мөнәсәбәтләр механизмы көйләнә. Һәм мин ышанам: безнең АПК дөнья базарында конкурентлыкка сәләтле тармак булып җитешер, авылларыбызның тотрыклы үсешенә ирешелер. Шундый олы максатлар хакына эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм хезмәтегезнең лаеклы бәяләнүен телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International