ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә 15 декабрьдә булачак сайлауларга әзерләнәләр.
“Бәкер” шифаханәсенең 80 яшьлеге уңаеннан быел нәшер ителгән “80 яшькә–80 җыр” китабына нурлатлы автор Сәкинә Хәйруллинаның да җыры кертелгән.
Нурлатлы Людочка Игнатьева язмышын газета 1995нче еллардан бирле күзәтеп бара. Хәтерләсәгез, җитди диагнозлы кызның йөрәгенә операция ясарга Америкада яшәүче Родион Нахапетовның “Дружба” хәйрия фонды ярдәм иткән иде.

13
октябрь, 2013 ел
якшәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров төзүчеләр белән булган сөйләшүдә төзелешләрне һәм ремонт барган объектлардагы барлык эшләрне салкыннар башланганчы төгәлләргә, дигән бурыч куйды. 
Тиздән Нурлатка республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан белгечләр киләчәк. Алар төрле тармакныкылар, һәм әлеге белгечләр район хуҗалыкларына авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, малларның баш санын арттыру, кышлату буенча реаль киңәшләре белән ярдәм итмәкче. 

12
октябрь, 2013 ел
шимбә
Кичә, 11 октябрьдә видеоконференциядә әлеге рейтинг белән “Халык контроле” ГИСының баш модераторы Сәрия Сабурская таныштырды, бу рейтинг белән шулай ук Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында да танышырга мөмкин.
“Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында шикәр чөгендеренең 80 процентка якынын җыеп алырга өлгерделәр.

11
октябрь, 2013 ел
җомга
12 октябрьдә шәһәр мәдәният сараенда “Я мозаику сложу” дигән программа белән Россиянең атказанган артисты, шагыйрь һәм композитор Вячеслав Малежик чыгыш ясаячак.
Бүген көзге чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Комиссия әгъзалары утызлап егеткә карарлар чыгардылар. Аларның барысы да диярлек армиягә яраклы дип табылды, сәламәтлекләре буенча кичектерелеп торучылар бер-ике генә иде. 
“Кыстыбый” теле-юмористик тапшыру үзенең икенче сезонын башлап җибәрә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International