Нурлатлы Люданы “Культура” каналы Нахапетов белән очраштырды

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе
Нурлатлы Людочка Игнатьева язмышын газета 1995нче еллардан бирле күзәтеп бара. Хәтерләсәгез, җитди диагнозлы кызның йөрәгенә операция ясарга Америкада яшәүче Родион Нахапетовның “Дружба” хәйрия фонды ярдәм иткән иде. Шуннан бирле актер һәм реҗиссер әлеге гаилә белән элемтәсен өзми, Россиягә һәр килүендә хәбәр биреп, алар белән очрашырга тырыша. Узган ел Люда үзәк каналларның берсендә Родион Нахапетов турындагы тапшыруда да катнашкан иде. Шушы көннәрдә Люда “Культура” каналы чакыруы буенча  Нахапетов турында фильмда сюжетта катнашу өчен Мәскәүдә булып кайтты. Гадәтәгечә,  Нахапетовлар –Родион һәм Наталья Шляпникофф аны җылы каршы алганнар, туганнарча аралашу булган. Ә Люда катнашкан сюҗетны киләсе елның 21 гыйнваренда “Культура” каналыннан күрсәтәчәкләр икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International