Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның шимбә көнне булган сөйләшүендә килешенде. “Нурлатта авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә потенциал бүгенге вәзгыятьтән күпкә артыграк, һәм моны кулдан ычкындырмый, дөрес итеп файдаланырга кирәк”, – диде Марат Әхмәтов.
Ә бүген, якшәмбе көнне иртән Равил Кузюров “Нурлат сөте” ОООсының Сәләнгеш, Мамык бүлекчәләре һәм “АгроРазвитие” ОООсы зоотехниклары белән очрашты. Анда сүз малларны кышлату һәм әлеге чорда продукция җитештерүне дөрес оештыру турында барды.