Нурлат “Кыстыбые” икенче сезонын башлый

2013 елның 11 октябре, җомга
“Кыстыбый” теле-юмористик тапшыру үзенең икенче сезонын башлап җибәрә. 16 октябрьдә Нурлат телевизор караучылары  быелгы беренче тапшыруны карап елмая алачаклар инде, һәм  алар һәр чәршәмбедә экранга чыгарга ниятлиләр. Исегезгә төшерәбез: “Кыстыбый”ның җитәкчесе–Нурлат халык театры реҗиссеры Илшат Гайсин, сюжетларны төшерүдә “Z” студиясе–бертуган Җәлаловлар, ә монтаҗлауда Алсу Усманова эшли. Быел да “Кыстыбый”лар тамашачыларны яңа мәзәкләр, кызыклы сюҗетлар белән сөендерергә уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International