ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2013 ел
җомга
1 ноябрьдә милеккә  салымнарны  түләү срогы чыга.
Якташыбыз иҗатын сөючеләр бу көнне җирле телевидениедән артистканың биш җырына төшерелгән клипны да күрә алачаклар.
Кичә, 10 октябрәдә, Нурлат агарар техникумының “НАТс” КВН командасы Әлмәт шәһәрендә ярымфинал уеннарында катнашып, финалга юллама алды. Финал уеннары февраль аенда Казан шәһәрендә үтәчәк. 
Кичә “DFM-Нурлат” радиосы үзенең ике яшьлеген бәйрәм итте. Яшьләр форматында эшли торган радио Нурлат кына түгел, Аксубай, Чирмешән, Әлки районнары, Самара, Ульян өлкәләре тыңлаучыларыннан үз аудиториясен булдырды.
“Дуслык” район газетасына 2014 елның I яртыеллыгына ташламалы язылу 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Районкага 270 сумнан язылу мөмкинлеген ычкындырмагыз. 
“Дуслык” ул – 14 бит район мәгълүматлары һәм киңәйтелгән ТВ-программалы, 12 битле республика кушымтасы.

Шул көннәрдә Нурлатны РИТЭК футбол командасы Геннадий Яндуков истәлеге Кубогын отып кайтты.

10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Район үзәк китапханәсендә “Наркостоп” ышаныч тартмасы куелган.
Район китапханәчеләренең бу атнада узган киңәшмәсендә китапханә системасындагы яңа юнәлеш тә тәкъдир ителде.

“Ягуар” спорт клубы” төбәкара иҗтимагый учреждениесе президенты, “ТНП-Зүзәйнефть” ААҖ генераль директоры Шамил Габделхәй улы Яһудинга
ТР Президенты Указы белән “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Нурлат районы шахматчылары республика беренчелегеннән алтынчы урын алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International