Чөгендер зыянны каплый

2013 елның 12 октябре, шимбә
“Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында шикәр чөгендеренең 80 процентка якынын җыеп алырга өлгерделәр.
- Карагыз әле, искитәрлек бит. Ничә еллар шикәр чөгендере игеп, бу кадәр үскәннәрен күргәнем юк иде әле, - дип кулына әле бер, әле икенче татлы тамырны ала фермер хуҗалыгы башлыгы Әхтәм Сөләйманов. Һәм ямь-яшел чөгендер басулары буйлап  икенче кырга ияртеп алып китә. Хуҗалыкның Зирекле авылы янәшәсендәге басуында аеруча мул уңыш белән сөендергән быел татлы тамыр.  Җитәкче әйтүенчә, хуҗалыкта  аның уңышы хәтта 500әр центнерга җиткән урыннар  да бар икән.
Ә хуҗалыкта шикәр чөгендере мәйданнары аз түгел. Райондагы 9 мең гектардан артыграк татлы тамырның өчтән бере “Сөләйманов”лыларга туры килә. Әлеге культурага өстенлек бирүләре дә юкка түгел. Әнә, берничә җәй күзәтелгән корылык бөртеклеләрнең уңышына шактый зыян салса да, шикәр чөгендере мул уңыш белән сөендерә.
 Шикәр чөгендере игү шактый кертем кертүне таләп итә, әмма җитәкче фикеренчә, ул үз-үзен аклый. Әнә бит, күптән түгел генә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та чөгендер бөртеклеләрдән кергән зыянны капларга ярдәм итәчәк, дигән иде. Әлбәттә инде, вакытында югалтуларсыз җыеп алынса. Бу яктан исә “Сөләйманов”лылар курыкмый. Чөнки чөгендер басуларын сәгатенә 2 гектар мәйданнан уңыш җыеп алырга сәләтле заманча комбайннар – “Ропа”лар иңли. Аларны исә тәҗрибәле комбайнчылар иярли. Илгиз һәм Илдус Әндәрҗановлар, Ринат Хәйбуллин, Әнәс Сәлахов, Владимир Никитин, Виктор Маринин, Марс Гатин, Тәбрис Садыйков бу көннәрдә алны-ялны белми чөгендер чыгарсалар, Роберт Абдрахманов белән Виталий Богданов төяп шикәр заводына озатып торалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International