ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Чистайда Өлкәннәр көне уңеннан үткән традицион шашка-шахмат турнирында Нурлат командасы да уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Узган атнада балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча мәктәп командалары беренчелеге үткәрелде.
Шунысы сөенечле, районда теннис белән шөгыльләнүче балалалар артканнар-арта бар икән. Әнә, бу турнирда катнашучылар саны да 130га җитте.
2013 елгы республика яшьләр форумы 2014 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк. Биредә теләсә нинди яшь кеше яки команда үз проектын тәкъдим итә һәм яклый, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба һәм җәмгыять, дәүләт ярдәме ала ала.
 Мамык авылында кичә “Кызыл калфак” балалар кафесы ачылды.
Бүген сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Хәзерге вакытта Нурлат районы һәм шәһәрендә сәяси репрессияләрдән зыян күргән 20 кеше яши.

29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Узган җомга көнне, 25 октябрьдь Нурлат шәһәр прокуратурасы ведомствоара киңәшмә үткәрде. Ул миграция һәм яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек өлкәсендәге законнар үтәлешенең торышына анализ ясауга багышланды.
Бүген, 29 октябрьдә Нурлат районы ведомстводан тыш сак бүлеге үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Пәнҗешмәбе, 31 октябрьдә үзәк китапханә каршында эшләүче толерантлык клубының чираттагы утырышы була.
Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча консультанты Минсалих Минсафа улы ШАҺИДУЛЛИНга РФ авыл хуҗалыгы министры әмере белән “Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре” дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Узган атнада республика күләмендә видеорежимда узган традицион шимбә киңәшмәсендә  Нурлат төзелеш һәм авыл хуҗалыгы өлкәләре буенча тәнкыйть утына тотылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International