Нурлат прокуратурасы ведомствоара киңәшмә үткәрде

2013 елның 29 октябре, сишәмбе
Узган җомга көнне, 25 октябрьдь Нурлат шәһәр прокуратурасы ведомствоара киңәшмә үткәрде. Ул миграция һәм яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек өлкәсендәге законнар үтәлешенең торышына анализ ясауга багышланды.
Прокуратура чакыруы буенча киңәшмә эшендә МВДның Нурлат районы бүлеге, тикшерү комитеты, миграция службасы, мәгариф идарәсе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Прокурор вазифаларын вакытлыча башкаручы Руслан Галиев очрашуның төп юнәлешләрен билгеләде. Мигрантлар белән хәлләр торышы буенча хисапны тыңлаганнан соң, Руслан Марсельевич фикер алышуга конкрет сораулар аныклады: читтән килүчеләр безнең Нурлатка ничек эләгәләр, ни рәвешле пропискага керәләр һәм башкалар. Авыл җирлекләре башлыкларына мондый мигрантларга карата игътибарлы булырга, авылдагы барлык үзгәрешләрдән хәбәрдар торырга кирәк. Көч структуралары дистәләрчә мигрантларны пропискага алучы, кем әйтмешли, “сузылучан адреслар” буенча да эшләячәкләр.
Руслан Галиев район дәрәҗәсендә милли диаспораларны җыярга чакырды, әлеге берләшмәләр мигрантларның тормышын тәртипкә китерергә, аларга төрле мәсьәләләрне хәл итәргә булышырга тиешләр, диде. Ә Нурлат халкын прокуратураның яңа җитәкчесе актив гражданлык позицияле, дип бәяләде, шуңа да хокук саклау органнарына һәм дәүләт структураларына кешеләр белән тыгыз эшләргә, җәмгыяви кәефне күзәтеп торырга кушты.
Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек өлкәсендә хәл кискен кала бирә, бу хакта ПДН, мәгариф идарәсе вәкилләренең докладларында да сөйләнде. Быел 9-12 яшьтәге балигъ булмаганнар арасындагы җинаятьчелек үсә төшкән икән. Әлеге яшьтәге балалар өчен клуб оештыру ярыйсы гына яхшы вариант булыр иде. Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре кайчандыр 9нчы мәктәп базасындагы картинг-мәйданчыкның уңышлы гына эшләвен искә алдылар. Мондый берләшмә үсмерләрнең буш вакытларын дөрес юнәлешкә борып җибәрер иде. Биредә үк наркоманиягә каршы тору, мәктәпләрдә хокукый декада уздыру һәм башка мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International