Гаҗәеп бишлек

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
Чистайда Өлкәннәр көне уңеннан үткән традицион шашка-шахмат турнирында Нурлат командасы да уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Әлеге бәйгедә Чистай, Саба, Азнакай, Чирмешән, Әлки, Алексеевск һәм Нурлат шашка-шахматчылары көч сынашты. Нурлатлылардан Вячеслав Членов, Ринат Миннебаев һәм Галия Мөхтәсимова – шахмат ярышларында чыгыш ясаса, Нина Баринова белән Николай Евлейкин шашка өстәлләре артына утырдылар. Шунысын әйтик, ярышларның кагыйдәләре буенча команда җидешәр кешедән торырга тиеш иде, әмма нурлатлыларның бишәү генә җыйган очколары да турнирда III урын алуга җитте, икенче командадан да нибары бер очкога гына калыштылар алар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International