Теннис яши әле

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
Узган атнада балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча мәктәп командалары беренчелеге үткәрелде.
Шунысы сөенечле, районда теннис белән шөгыльләнүче балалалар артканнар-арта бар икән. Әнә, бу турнирда катнашучылар саны да 130га җитте.
– Бүгенге көндә балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә барлыгы 85 бала өстәл теннисы белән шөгыльләнә, – ди спорт мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Румия Фәтхетдинова. Чыннан да, шәһәр мәктәпләрендәге укучылар биредә Фәрхәт Ситдыйков кул астында шөгыльләнсә, Якушкино, Аксумладагы филиалларда балаларны теннис серләренә тренер Владимир Пайдуганов, Киекледә Йосыф Садыков өйрәтә. Әмма бу турнирда башка мәктәпләр дә бик актив катнашты. Мисал өчен, призерлар арасында Егоркино, Иске Чаллы, Елаур, Чулпан укучыларын да күрергә була иде. Шулай да күпчелек призлы урыннарны ДЮСШ һәм аның филиалларында шөгыльләнүчеләр алды. Шул рәвешле, Ленар Сафин (4нче мәктәп), Арина Малышева, Антон Цыганов, Рузилә Ганиева (№1), Дмитрий Паймурзин, Людмила Ярунгина (Якушкино), Людмила Мортазина, Илгиз Манәпов (Киекле) беренче урыннар яулап, әлегә районда үз ишләре арасында иң көчлеләре икәнлекләрен расладылар. Тиздән исә бу бәйгедә призлы урыннар алучыларны җитди сынау көтә әле.
– Бүгенге турнир, асылда, район җыелма командасына сайлап алу ярышлары иде һәм әлеге команданың нигезен призерлар тәшкил итәчәк. Әмма Егоркино, Иске Чаллы, Елаур, Чулпан кебек авылларда да өстәл теннисы белән әйбәт шөгыльләнүләрен күрдек. Андагы укучылар да безнең күз угында булачак, – диде Румия Фәтхетдинова. Командалар арасында исә I урынны 1нче мәктәп алды, IIдә – Якушкино, 4нче мәктәп һәм Киекле III-IV урыннарны бүлештеләр.
Өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеге 4 ноябрьгә билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International