Эшне озакка сузмаска

2013 елның 29 октябре, сишәмбе
Узган атнада республика күләмендә видеорежимда узган традицион шимбә киңәшмәсендә  Нурлат төзелеш һәм авыл хуҗалыгы өлкәләре буенча тәнкыйть утына тотылды. Төзелеш эшләре 10 ноябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Авыл хуҗалыгында казылган чөгендерне вакытында заводка ташу буенча кыенлыклар бар. Сөйләшүдә бу эшләрне атна азагына кадәр тәмамларга кирәклеге әйтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм инфраструктура буенча урынбасары Рөстәм Карама һәр пунктка аерым тукталды. Ул  мәктәпләрдәге җылы бәдрәфләр, балалар бакчалары төзү, “Кулай тирәлек” мәсьәләләренә кагылды. Балалар бакчаларына килгәндә, 2014 елда Төньяк-Көнчыгыш микрорайонда 260 урынга исәпләнгән һәм Киекле авылында (50 балага исәп тотылган балалар бакчалары төзү планнары бар. Моннан тыш, ТСЖларга шикаятьләр күп. Киңәшмә эшенә җитәкчелек иткән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Газизуллин тиешле службалар җитәкчеләренә алда телгә алган барлык кисәтүләрне дә атна эчендә бетерергә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International