Нурлатлыларны яшьләр форумына чакыралар

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
2013 елгы республика яшьләр форумы 2014 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк. Биредә теләсә нинди яшь кеше яки команда үз проектын тәкъдим итә һәм яклый, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба һәм җәмгыять, дәүләт ярдәме ала ала.
Россия Наркоконтроле Федераль службасының Нурлат районына кураторлык итүче Түбән Кама районара бүлеге мәгълүматлары буенча, форум кысаларында 8 тематик мәйданчык булыр дип көтелә. Шулар арасында “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр мохите”, “Мин – эшмәкәр”, “Инициатива”, “Илһам”, “Инфо-агым” кебекләр бар.
“Иминлек” тематик мәйданчыгы проектлары хокукы йкультураны күтәрүгә, юл-транспорт һәлакәтләрен бетерүгә, яшьләрне гадәттән тыш хәлләр шартларында эш итәргә, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалауга, экологик проблемаларны хәл итүгә һәм антинаркотик пропагандага юнәлдерелгән яшьләрне катнашырга чакыра. Форумда 16-30 яшьлек яшьләр катнаша ала (яшь галимнәр 35 яшькә кдәр). Заявкалар кабул итү 2013 елның 1 декабренә кадәр бара. www.forumtatarstan.ru сайтында теркәлергә була, җентеклерәк мәгълүмат 8(843) 274-31-98 телефоны буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International