Иртәгә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак Әниләр көненә багышланган чарада безнең районнан да күп балалы династия вәкилләреннән торган делегация катнаша.
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда прокуратура тарихына багышланган почмак булдырылыр, мөгаен.
Ни гаҗәп, райондагы барлык тармакларны да үзенә сыйдырган музейда прокуратура турында бернинди мәгълүмат та, экспонат та булмаган икән. Һәм бу хәлне дүшәмбе көнне музей белән танышкан республика прокуроры Илдус Нәфыйков үзе төзәтергә булды: булачак почмакка үзенең “Теневая экономика и организованная преступность в условиях крупного города” исемле китабын бүләк итте. Прокуратура тарихына кагылышлы почмак ачу тәкъдимен музей җитәкчелеге дә, башка кунаклар да хуплады.