Нурлатта әниләрне хөрмәтләделәр

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Бүген, 27 ноябрьдә  шәһәр Мәдәнит сараенда узган Әниләр көне бәйрәменә районның иң мәртәбәле әниләре, әбиләре һәм хатын-кызлары чакырулы иде. Тантаналы чарага җыелган һәр хатын-кызның иңнәренә ак яулыклар ябылды,  кунакларны иҗат коллективлары үз чыгышлары белән каршы алды. Шунда ук район һәм шәһәр мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре кулы белән эшләнгән күргәзмә дә оештырылган иде.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова әниләрне, әбиләрне һәм хатын-кызларны Совет, район башкарма комитеты исеменнән бәйрәм белән котлап иң җылы теләкләрен җиткерде.
Бу көнне күпбалалы династияләр, тәрбиягә бала алып үстерүче, укытучы һәм спортчы, хат ташучы, сыер савучы, фельдшер, мәдәният өлкәсендә эшләүче әниләр хөрмәтләнде. Чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр һәм бәйрәм концерты әниләребезнең күңелендә бик озак сакланыр әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International