Музейда прокуратура тарихы да урын алачак

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда прокуратура тарихына багышланган почмак булдырылыр, мөгаен.
Ни гаҗәп, райондагы барлык тармакларны да үзенә сыйдырган музейда прокуратура турында бернинди мәгълүмат та, экспонат та булмаган икән. Һәм бу хәлне дүшәмбе көнне музей белән танышкан республика прокуроры Илдус Нәфыйков үзе төзәтергә булды: булачак почмакка үзенең “Теневая экономика и организованная преступность в условиях крупного города” исемле  китабын бүләк итте. Прокуратура тарихына кагылышлы почмак ачу тәкъдимен музей җитәкчелеге дә, башка кунаклар да хуплады. 
Аннан кунаклар район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роберт Газизуллин озатуында музей белән тулысынча танышып чыктылар. Музей директоры Флюра Морзаханованың һәр сүзенә кызыксынып тыңлау белән бергә, республика прокуроры тарихи параллель дә үткәреп алды. Мисал өчен, Кизләү мәдрәсәсе һәм төбәгенә багышланган почмактагы бер кечкенә генә мәгълүмат Илдус Нәфыйковның игътибарын аерата җәлеп итте. Анда сүз 1913 елда Кизләүдә булган чуалышлар турында иде.
– Менә бит, йөз ел узгач Кизләүдә янә шау-шулы вакыйгалар булыр дип кем уйлаган? – дип күптән түгел генә бөтен республикага шаулаган хәлләрне искә төшерде ул. Хәер, музейда кунакларны гаҗәпкә калдырырлык экспонатлар да, аларга кагылышлы тарихлар да байтак иде. Мәсәлән, хәлле татар гаиләсе почмагындагы затлы урындыкның риваятьләр буенча кайчандыр князь Оболенскийныкы булуы да, борынгы бала арбасы, самавыр, җиз поднос кебек кыйм-
мәтле экспонатларны заманында Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев үзе машина яллап бирегә китерү вакыйгасы да кунакларда көчле тәэсирләр калдырды. Ә менә атаклы якташ-галимебез Альфред Халиковның портреты янында Илдус Нәфыйков озаккарак тукталды. Баксаң, Альфред аганың улы Искәндәр Халиков Казанда Яңа Савин районы прокуроры урынбасары булып эшли икән.
– Рәсемне бик шәп ясый ул. Кешенең портретын сүзләр белән тасвирлаудан бер дигән итеп килештереп ясап куя. Коллегабызның мондый сәләте безнең эшебездә бик зур ярдәм, чөнки җинаятьчеләрне нәкъ менә Искәндәр Альфредович ясаган фотороботлар буенча кулга төшергән очраклар шактый булды, – дип кызыклы гына мәгълүмат җиткерде Илдус  Сәетович. Мөгаен, аның Нурлатның яңа прокурорын музейга алып керүе дә тикмәгә генә булмагандыр. Шушы шәһәрдә эшләячәк кешенең төбәк тарихын белүе аның халкы турында да күбрәк күзалларга булышыр, дип уйлагандыр, ә киң мәгълүмат дөрес нәтиҗә ясауда беркайчан да  артык булмаячак.
Соңыннан исә республика прокуроры экскурсиядән алган тәэсирләрен һәм теләкләрен Истәлекләр китабына да теркәп калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International