Табышлы эшләү юллары барлана

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
“Нурлат сөте” ОООсының  Якты Күл һәм Югары Нурлат бүлекчәләрендә үткән семинарда  терлекчелектә продуктлылыкны арттыру юллары турында сөйләштеләр.
Быел көзнең озын торуы авыл хуҗалыгы тармагында шактый азыкны экономияләргә мөмкинлек бирде. Әнә, “Нурлат сөте” бүлекчәләрендә дә узган елның шул чорында 1 центнер сөт җитештерү өчен 1,2 берәмлек азык киткән булса, быел бу сан 0,96 гына тәшкил иткән. Әмма кышлату чорының үз үзенчәлекләре – бүгенге көндә яхшы сөт һәм артым алыйм дисәң, барлык таләпләрне дә  истә тотып эшләргә туры килә.  Югары Нурлатта терлекләргә яньчелгән бөртекне консервлап бирә башлаулары да продуктлылыкны арттыру максатыннан. Терлекчелектә бу ысул кайбер төбәкләрдә күптәннән кулланылса да, безнең районда моңа кадәр мондый практика гамәлдә булмаган икән әле. Бары узган елда гына  “Южная” агрофирмасында беренчеләрдән булып бу юл белән эшли башлаганнар, күптән түгел “Нурлат сөте”ндә дә бу максатларга дип  махсус җайланма сатып алганнар, семинарда исә эшләү тәртибе белән таныштырдылар.
- Яньчелдерелгән бөртек күпкә яхшырак үзләштерелә һәм файдалырак та, - ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Фәнил Минһаҗев. -  Консервланган яньчелдерелгән бөртек  азыкны терлекләргә файдалы булган матдәләр белән баета.
Азыкны консервлау агрегатын сатып алу хуҗалыкка 3 миллион сумнарга төшкән икән. Әмма ул үзен тиз арада аклаячак, дип саныйлар, чөнки ашатуның мондый төренә күптән түгел генә күчсәләр дә, файдасын күрергә өлгергәннәр инде.
- Шул чор эчендә Югары Нурлат бүлекчәсендә бер сыердан савыла торган сөт күләме генә дә 1, 2 кг.га артты, - ди зоотехник. -   Якын араларда хуҗалыкның башка бүлекчәләрендә дә ашатуның бу төренә күчәчәкбез.
Семинарда катнашучылар исә Якты Күл һәм Югары Нурлат бүлекчәләрендә эшне оештыру буенча да үзләренә шактый уңай мисаллар таптылар. Мәсәлән, шул ук терлекләрне асрауда цех структурасын куллану күпләргә яхшы таныш булса да, ул бар җирдә дә тиешле итеп оештырылмаган әле. Бу бүлекчәләрдә  исә терлекләр яшьләре буенча төркемнәргә төгәл бүленгән һәм, әлбәттә инде, һәр төркем махсус рацион буенча ашатыла, көтүне яңарту буенча эшләр дә тиешле дәрәҗәдә оештырыла.
- Барлык хуҗалыкларда да эшләү өчен шартлар биредәге кебек, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин. – Нәтиҗәсе исә күбрәк белгечләрнең эшне ничек оештыруларыннан тора.
Әлбәттә инде, эшнең нәтиҗәлелегенә йогынты ясаучы факторларның берсе -   терлекчеләргә лаеклы хезмәт хакы түләү, һәм семинарда бу хакта сүз аеруча җитди булды. Кызганычка каршы, районда терлекчеләрнең хезмәт хакы төрле хуҗалыкта төрлечә. Мәсәлән, “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында сыер савучыларның уртача хезмәт хакы октябрь аенда 17 мең сумнан артыграк булса, “Нурлат сөте”ндә ул 9200 сум гына. Бозау караучыларның уртача хезмәт хакы да чуар – шул ук “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында 20000, ә “Космос”та  8110 сум. Район буенча исә сыер савучыларның уртача хезмәт хакы 12100, ә бозау караучыларныкы 12900 сум тәшкил итә. Өстәвенә, шактый хуҗалыкларда хезмәт хакын вакытында бирү буенча да проблемалар бар.
- Терлекчеләрдән нәтиҗәле эш таләп итү өчен башта тиешле хезмәт хакы билгеләргә, аны вакытында түләргә кирәк,    - диде бу уңайдан идарә начальнигы.
Соңгы араларда сөткә бәяләр арту исә хезмәт хакларын арттыру өчен нигез дә бирә. 1 ноябрьгә район хуҗалыкларына сыйфатлы сөт өчен  38 миллион сумнан артыграк субсидия кайткан. Димәк, терлекчелек белән шөгыльләнү чыгымлы дисәләр дә, бүгенге көндә дәүләт ярдәме белән ул шактый табышлы тармакка әверелеп килә.
Ә семинарда терлекчелектә булган башка проблемалар турында да сүз булды. Аның  эшендә катнашкан район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова күтәрелгән барлык сораулар буенча да эшләрне тиешенчә башкарырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International