Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Шул көннәрдә Татарстан китап нәшриятында якташыбыз, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,  журналист, публицист  Ирек Диндаровның “Соңгы әманәт” дип аталган яңа  китабы дөнья күрде. Китап язучының тууына 60 ел булу уңаеннан нәшер ителгән. 1500 тираж белән 222 битле итеп чыгарылган әлеге китапка  Ирек Диндаровның төрле елларда иҗат ителгән “Соңгы әманәт” повесте, хикәя-нәсерләре һәм “Төркиягә сәяхәт” юлъязмасыннан өзек кертелгән. Аңа кереш сүзне язучыларның Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин язган, ә редакторы – авторның бертуган абыйсы,  ТР Язучылар берлеге әгъзасы, журналист  Илдус Диндаров.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International