Министрлык балаларга мәйданчык бүләк иткән

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Республикада игълан ителгән Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елында Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы районга балалар мәйданчыгы бүләк иткән. Хәзер мәйданчыкны шәһәрнең үзәк паркына урнаштыру бара. Мәйданчыкны җыю белән “Лидер” ОООсы хезмәткәрләре мәшгуль. Агымдагы елда шәһәрнең төрле микрорайоннарына барлыгы 9 балалар мәйданчыгы урнаштырылачак. Тугызынчысы Яшьлек микрорайонында, “Әкият” балалар бакчасы каршында булачак икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International