Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
ДИАЛОГТАН ЭШКӘ КҮЧӘРГӘ ҖЫЕНАБЫЗ
2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Районның хокук саклау органнары җитәкчеләренең төрле дини конфессия вәкилләре катнашында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту җәһәтеннән “түгәрәк өстәл” артына сөйләшүгә беренче генә җыелулары түгел.11 гыйнварда ул тагы да киңрәк составта үтте: район башлыгы Равил Кузюров тәкъдиме буенча анда югарыда аталган кешеләрдән тыш Нурлатта эшләп килгән төрле милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре дә катнашты.
–Безнең алда инде конструктив диалогтан конструктив эшчәнлеккә күчү бурычы тора,–дип район башлыгы моңа кадәр булган сөйләшүләрнең реаль нәтиҗә бирер вакыты җитүгә ишарәләп.Төп оратор–шәһәр прокуроры Рамил Гарифуллин криминаль хәлгә анализ биреп, анда читтән килгән халыкның да исемнәре очрауны әйтеп алды. Шуңа да безгә килгән кешеләр җәмгыять, хокук саклау органнары һәм диаспора лидерлары тарафыннан “фильтрлау” үтәргә тиеш, дип белдерде ул. Гомумән, милли-мәдәни берләшмәләр лидерларына зур бурычлар йөкләнде бу көнне.
–Килдеңме–ул илнең, җирлекнең законын, гореф-гадәтләрен үтәү тиешле,–дип искәртте район башлыгы милли берләшмә җитәкчеләренә моны күз угында тотарга киңәш итеп. Аннан ул Нурлатта Халыклар Дуслыгы йорты булдыру буенча эш алып барылуын хәбәр итте. Бар милләтләргә тигез шартлар тудырып, аларны бер түбә астына җыю милләтара элемтәләрне, һичшиксез, ныгытуга булышачак.
Сөйләшүгә кушылган үзбәк һәм таҗик милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре Айбек Худоеров һәм Фуркат Салибаев беравыздан халык белән уртак тел табулары турында әйттеләр. Берсе 13, икенчесе 10 ел Нурлатта гаиләләре белән яшиләр, Россия гражданлыгы алганнар, үз эшләрен булдырганнар. Әмма читтән килгән кешеләрнең күбесе граҗданлык алып та үз хокукларын белмәгән очраклар бихисап бит. Шуңа Равил Әфраимович аларга Россиядә гамәлдә булган программалар турында мәгълүмат бирергә, үзләре белеп башкарган эшкә тартып, җәмгыятькә дә файда китерергә чакырды. Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчес Юлия Магарина читтән килгән халыкны мәдәни чараларга активрак тартып тәрбияләү турында тәкъдим кертте. Әлбәттә, дин әһелләре – Нурлат районы мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов һәм Казан епархиясе Нурлат Илья чиркәве Приходы православие дини оешмасыннан Владимир атакай да дини тәгълиматларга нигезләп милләтара татулык, конфессияара килешү яклы булуларын җиткерделәр.Тулаем алганда, катнашучыларны милләтара татулык культурасына мәктәп яшеннән өйрәтергә, милли берләшмәләр эчендә милләтара проблемалар белән шөгыльләнәчәк махсус совет булдырырга, утырышларны диаспора кешеләрен дә чакырып үткәрергә дигән фикерләрне һәркем хуплап каршы алды. Айга бер тапкыр, ай ахырында очрашып торырга килештеләр.
–Ешрак очрашу өчен сәбәп туа күрмәсен иде,–диде район башлыгы сүзен йомгаклап. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен һәркем яхшы аңлады.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз