ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Коррекцион интернат-мәктәптә капиталь ремонт эшләренә әзерлек бара, аны бу айда ук башлап җибәрәчәкләр. Быел мәктәпкә  38 миллионга якын сумга  ремонт эшләре башкару күздә тотыла, аның барышында түбә, тәрәзәләр, ишекләр алмаштырылачак, барлык коммуникацияләр яңартылачак, эчке отделка эшләре  һ.б.лар үткәреләчәк. Ремонтны яңа уку елына кадәр төгәлләргә ниятлиләр.
4нче мәктәптә Ярославльдәге Можайск исемендәге Хәрби-космик академия филиалы курсанты Әнвәр Лаишев белән очрашу үтте.

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шимбә, 18 гыйнварда иртәнге сәгать 10да шәһәр Мәдәният сараенда Мәүлид бәйрәме зурлап  билгеләп үтеләчәк. Үз эченә киң программаны алган дини бәйрәм районыбызда икенче тапкыр  үткәрелә. Быел да дини чара күргәзмәләр, салават-шәрифләр әйтү, вәгазьләр сөйләүләр белән үрелеп барылачак.
Анда  “ШИФА+” ОООсының кадрлар службасы вәкилләре катнашачак. Билгеле булганча, әлеге предприятие шәһәрдә шул исемдәге сәүдә үзәге төзи. Бу көнне көндезге 1дән 5кә кадәр эш эзләүчеләр предприятие вәкилләренең үзләре белән очрашып, яңа ачылачак сәүдә үзәгендәге вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алачаклар.
Кичә, 15 гыйнварда, Нурлат районында район җитәкчелеге Фома авылы халкы белән очрашты. Очрашуда  район башлыгы Равил Кузюров, аның урынбасары Флюра Ногманова, җирле хуҗалык җитәкчесе Әхтәм Сөләйманов һәм районның барлык служба җитәкечләре катнашты. 

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
 Нурлат  мәшгульлеге үзәгенең  быел шулкадәр баланы эшле итү мөмкинлеге бар.
- Узган елда безгә 140 бала өчен эш урыны булдыру күздә тотылган  иде, без планны арттырып 180 баланы эшле иттек, - ди мәшгульлек үзәге директоры Нәгыйм Сафиуллин.
Бүген, 15 гыйнварда “Татарстан-Яңа гасыр”-“Татарстан-Новый век” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге советының киңәйтелгән утырышында районда Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елын нәтиҗәле үткәрү юллары каралды.
Шуларның 45се – Нурлат районыннан булса, 20се читтән алынган балалар икән. Әмма статистиканың күңелсез ягы да бар: 45 нәни нурлатлының бары 9ы гына ата-анасы үлү сәбәпле ятим калганнар, калганнары – ата-ана хокукы чикләнгән яисә әлеге хокуктан мәхрүм ителгән гаиләдән алынган “тере” ятимнәр.
Дөресрәге, җирле телевидение тамашачыларны Нурлат җирендә туып үскән һәм билгеле танылу алган якташлары белән телеэкраннар аша таныштырырга җыена.
2014нче елның 15 гыйнвареннан 1 мартына кадәр районда “Халык инвентаризациясе” акциясе үтә.
Хуҗасыз биналар, кулланылмый торган участоклар якын араларда яңа статус алыр, мөгаен. Һәрхәлдә, бүген республикада башланып китүче чаралар барышында халыкның актив ярдәме белән мондый объектлар ачыкланачак һәм хуҗалык әйләнешенә кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International