13 гыйнварда үзәк чыршы нурлатлыларны искечә Яңа елны каршы алырга чакыра

2014 елның 12 гыйнвары, якшәмбе
13 гыйнвар көнне кичке 7дән төнге 11гә кадәр  шәһәрнең үзәк чыршысы янында нурлатлыларны Иске Яңа елга багышланган зур бәйрәм программасы көтә. Сәхнәдә районның үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясаячак, уеннар, конкурслар, викториналар үткәреләчәк, бәйрәм дискотекасы булачак. Биредә үк шәһәрнең төп Чыршы бәйрәмен ачу  тантанасы кысаларында шәһәр оешма, предприятиеләре һәм учреждениеләренең иҗат  коллективлары арасында үткәрелгән конкурска йомгак та ясалачак. Бәйрәмгә рәхим итегез! 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International