Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Гомуми инвентаризация яки Хуҗаны бергәләшеп эзлибез
2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
2014нче елның 15 гыйнвареннан 1 мартына кадәр районда “Халык инвентаризациясе” акциясе үтә.
Хуҗасыз биналар, кулланылмый торган участоклар якын араларда яңа статус алыр, мөгаен. Һәрхәлдә, бүген республикада башланып китүче чаралар барышында халыкның актив ярдәме белән мондый объектлар ачыкланачак һәм хуҗалык әйләнешенә кертеләчәк.
Районда һәм шәһәрдә хуҗасыз объектлар булуның сәбәпләре төрле. Бу үзлектән төзелеш башлау да, үзләштерелмәгән җир участоклары да, милекченең үлеп китүе, милекче булган юридик затның бетерелүе дә, соңгы очракта объект милекчеләр реестрына кертелмәгән булгандыр, мөгаен... Нәтиҗәдә, күпләгән проблемалар барлыкка килә. Моннан тыш, ташландык җир участоклары чүп оясына әверелә, анда санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килә, ә биналар легаль булмаган мигрантлар һәм бомжларның яшәү урынына әйләнә, бу әле муниципаль бюджетка салымнарның керүенә дә кире йогынты ясый, мондый урыннарның архитектур йөзе дә матур булмый. Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының “Халык инвентаризациясе” дип аталучы акция үткәрү турындагы рәсми документыннан күренгәнчә, тәртип салуда халыкның ярдәменә исәп тотыла.
Илдә халыкның “Халык инвентаризациясе” акциясенең актив катнашучылары булу практикасы бар инде. Мәсәлән, 2006 елда нәкъ шундый юл белән Санкт-Петербургта 2 меңгә якын буш торган һәм хуҗасыз объект турындагы заявканы җыеп эшкәрткәннәр һәм биналар, буш җирләрне дә кертеп 700ләп объекттан торган исемлек төзүгә ирешкәннәр. Ул чагында хакимият 190нан артыграк бинаны саткан, кайберләрен балалар бакчаларына үзгәртеп корган. Бу тәҗрибәне күптән түгел Татарстанда да куллана башладылар, узган елның 30 октябреннән 15 декабренә кадәр Казанда “Халык инвентаризациясе” дигән акция үткәрелде.
- Әлеге акциягә җәмәгатьчелекне тартуның нәтиҗәсе бар. Мисал өчен, акция барышында Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына 774 мөрәҗәгать кергән. Хәзер Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы әлеге чаралар нәтиҗәләреннән чыгып, бу тәҗрибәне районнарда да кулланырга тәкъдим итте, - ди Нурлат районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Шилов. – Район һәм шәһәр халкы әлеге проектта актив катнашырлар дип өметләнеп калабыз.
Росреестрның Татарстан буенча идарәсе Нурлат бүлеге мәгълүматларына караганда, авыл җирлекләрендә 14387 участок исәпләнә.
- Шуларның бары тик яртысыннан артыграгы гына рәсмиләштерелгән. 2013нче елда аларны тиешле тәртиптә рәсмиләштерүгә 132 предписание бирелде. Узган елның соңгы кварталында 118 кеше теркәү үткән, - ди Росреестрның Нурлат бүлеге начальнигы Фәнис Рәхмәтуллин. Шәһәргә килгәндә, биредә дә рәсмиләштерелмәгән участоклар бар әле.
Кадастр исәбенә куелмаган гаражлар, дачалар өчен бирелгән җир участоклары бар, димәк, алар Росреестрның Нурлат бүлегендә дә теркәлмәгән. Мисалга “Алмалык” бакчачылык ширкәтен алыйк. Аның мәйданы 44,3 гектар, әмма барлык участоклар да рәсмиләштерелмәгән, димәк, җавапсыз бакчачылар салымнар да түләми булып чыга. Ә бит районда мондый бакчачылык ширкәтләре берничә. Гаражлар белән дә шул хәл. Мәсәлән, 1нче АЗС юлы тирәсендәге гаражлар массивында 167 гараж бар. БТИ РГУПның №5 районара филиалы директоры Ирина Тихонова хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә шуларның 135есенә милек хокукы теркәлгән. Әмма шәһәрдә рөхсәтсез төзелгән гаражлар һәм башка корылмаларның да булуы турында онытырга ярамый. Һәм газета укучыларыбызда “Алар һәм хәбәр бирергә тәкъдим ителә торган файдаланылмаучы участоклар һәм объектлар белән ни булачак соң?” дигән урынлы сорау туардыр. Моңа Владимир Шилов ачыклык кертте.
- Бу мәсьәлә белән әлеге җир участокларын һәм биналарны файдалану буенча алда торган планнарны билгеләү өчен махсус оештырылган эшче комиссия шөгыльләнәчәк, - ди ул.
Бүген районда “Халык инвентаризациясе” дигән акция старт ала. Файдаланылмый торган җир участоклары, биналар турында булган барлык мәгълүматны нурлатлылар 2–06–04, 2–36–21 телефоннары аша, шулай ук vladimir.shilov@tatar.ru адресына электрон почта буенча җибәрә алалар. Эшче төркем нурлатлылардан кергән һәр хәбәрне тикшерәчәк.
Хәбәрләр 2014нче елның 1 мартына кадәр кабул ителә.
Ачыкланган объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү буенча чараларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат 2014нче елның 1 маена кадәр әзерләнергә тиеш.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз