ЯКТАШЛАР “НУРЛАТ” ТРКсында ОЧРАША

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Дөресрәге, җирле телевидение тамашачыларны Нурлат җирендә туып үскән һәм билгеле танылу алган якташлары белән телеэкраннар аша таныштырырга җыена. Ниятләре игелектә: экран героеның ирешкән уңышлары турында сөйләү белән бергә, алар аңа кабыргасы белән: “Сез якташларыгыз, Нурлат җире өчен нинди файдалы гамәл эшли алдыгыз?” дигән сорауны да куярга ниятлиләр. Ә экранда җавапсыз калу беркемне бизәми...
“Якташлар” проекты киләсе атнадан старт алачак, аның беренче герое билгеле инед. Ул – Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International