Узган ел 65 ятим Нурлатта гаилә тапкан

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Шуларның 45се – Нурлат районыннан булса, 20се читтән алынган балалар икән. Әмма статистиканың күңелсез ягы да бар: 45 нәни нурлатлының бары 9ы гына ата-анасы үлү сәбәпле ятим калганнар, калганнары – ата-ана хокукы чикләнгән яисә әлеге хокуктан мәхрүм ителгән гаиләдән алынган “тере” ятимнәр. Шул җирдә янә күңелне бераз тынычландыра торган саннар китерәсе килә: бүген дә Нурлатта 60 гаилә тәрбиягә яки уллыкка бала алырга кандидатлар буларак исәптә торалар. Быел да шулкадәр ятим барлыкка килмәсә дә ярар иде дә! Әмма Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының  опека һәм попечительлек бүлегендә, эш тәҗрибәләреннән чыгып, мондый хәл булмас, дип ышандыра алмыйлар. Шуңа да кандидат-гаиләләр булу бу очракта алар өчен бик мөһим.
Ятим балалар турында дәүләт кайгыртуының реаль мисалы – узган ел Нурлатта балигълык яшендәге 21 ятим фатирлы булган. Быел да 17 ятимнең үз куышы булачак, дип ышандыралар опека һәм попечительлек бүлегендә. Чиратта торучылар тагы да бар икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International