Андреевкада гражданнар җыены үтте

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Бүген, 24 гыйнварда Андреевка авыл җирлегендә гражданнар җыены үтте, анда җитәкчелеккә сораулар аз булмады.
Биредә иң төп проблема булып урамнарны яктырту һәм су белән тәэмин итү тора. Җирлек кергән дәүләт программасы ярдәмендә урамнарга 14 лампа куелачак, мәктәп яктыртылачак. Авыл халкын шулай ук халыктан сөт җыюны оештыру мәсьәләсе дә борчый. Җитәкчелек әлеге проблемага алынырга вәгъдә бирде. Авыл җирлеге шәһәрдән ерак урнашканга күрә, өлкән яшьтәгеләр табибларның күчиә кабул итүләр уздыруын телиләр. Район хастаханәсенең баш табибы Илшат Солтанов үз чиратында бу проблема игътибарсыз калмаячак, дип ышандырды: елына ике тапкыр булса да кабул итүләр оештырылачак.
Җыенда шулай ук авыл тормышында актив катнашучылар билгеләп үтелде. Иң яхшы хуҗалык һәм йорт яны участогы өчен I урын П.Алексеевка бирелде. Шактый гына юбилярлар да бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International