Нурлат табибы Олимпиадада эшли

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Нурлат район үзәк хастаханәсе хирургы Хәлил Мусин Сочидагы Олимпиадада эшләячәк.
– 18нче гыйнвардан бирле Сочида мин. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстаннан 220 табибны Олимпиадада эшләргә юллады. Шәхсән үзем Олимпиаданы ачу һәм ябу тантаналарында эшләячәкмен, аннан параолимпия уеннарына да калачабыз әле. Гомумән, Сочидагы командировкам 20 мартка кадәр планлаштырылган.  Мөмкинлек чыкса, ярышларга да барырга тырышачакмын, әлбәттә – хоккей, биатлонны яратам. Хоккейда “алтын”ны безнекеләр алыр дип өметләнәм, биатлонда хатын-кызлар эстафетасын отарбыз дип уйлыйм.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International