Тимерлеккә – кәрәзле элемтә, Красномайскка Интернет киләчәк

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген, 27 гыйнварда Тимерлек авыл җирлеге җыенында халык күтәргән иң кискен мәсьәләләр, гадәттәгечә, эшсезлеккә дә, юлсызлыкка да түгел, ә кәрәзле элемтә, интернет кебек замана уңайлыкларына кагылышлы иде.
Гомумән, җыенда эшсезлек проблемасы күтәрелмәде дә. Тимерлек авыл җирлеге башлыгы Владимир Гаврилов әйтүенчә, биредәге халыкның күбесе “Кара алтын” җәмгыятендә, урманчылыкта, “Сөләйманов” хуҗалыгында эшли икән. Ике гаилә фермасы бар. Мисал өчен, Кирилловларның Красномайсктагы фермасында бүгенге көндә 80 баш мөгезле эре терлек асрала, Ивановларда 65әү. Эдуард Иванов узган ел лизинг-грант отып, трактор алуга да ирешкән. Гомумән, Тимерлек җирлегендә узган ел 5 гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыгы үстерүгә җәмгысе 2 млн. сумнан күбрәк кредит алган. Владимир Гаврилов авыл тормышында җирле депутатларның, “Кара алтын” җәмгыятенең, урманчылыкның, халыкның үзенең актив катнашуларын билгеләп үтте. Мисал өчен,  узган ел урманчылар ярдәме һәм авыл халкы көче белән мәктәп каршына хоккей тартмачыгы әмәлләп куйганнар. Мәктәп, китапханә, балалар бакчасы, ФАП, өч шәхси кибет көйле генә эшләп киләләр.
Соңрак авыл халкы күтәргән проблемалар күп булмаса да, һәркайсы көнүзәк иде. Мәсәлән, тимерлеклеләрне су башняларының искергәнлеге, ялган аракы сатучыларның йөгәнсезлеге, часовняны ремонтлау кебек мәсьәләр борчый. Биредәге җирлектә кәрәзле элемтәнең бик тә начар тотуы да авыл халкын иң нык интектергән проблема булганлыгы ачыкланды, Красномайскта Интернет та юк икән. Җыенда катнашкан район башлыгы Равил Кузюров бу мәсьәләгә урында ук ачыклык кертте:
– Быел бу җирлектә Татарстандагы яңа элемтә операторы үз линиясен сузачак, һәм элемтә дә, Красномайскта Интернет та булачак, – диде ул. Әлеге эшләр быелның сентябренә төгәлләнергә тиеш икән. Авыл халкының шулай ук районның яшәешне тәэмин итүче службаларына, инвестор вәкиленә дә сораулар бирү мөмкинлеге булды. Җыен 80-90 яшьлекләрен билгеләп үткән юбилярларны котлау белән төгәлләнде. Бүген шулай ук Яңа Тумба, Заречный авыл җирлекләрендә дә җыеннар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International