Нурлатлылар “Җырлый әле”гә җыена

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Бүген, 26 февральдә Нурлатның үзешчән артистлары “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Җырлыйк әле”  программасына язылуга сайлап алу турын уздылар. Сайлап алу турында “Җырлыйк әле”  проектының җитәкчесе Нәҗип Бәдретдинов та катнашты.
“Татарстан – яңа гасыр” телеканалында татар җыры конкурсына нурлатлыларны яздыру 23 мартка билгеләнгән. Анда бездән үзешчән артистлар – Искәндәр Гайсин, Лилия Вәлиуллина, Сабина Әбҗаппарова, Фәүзия Кәлимуллина, Фәридә Сәгыйрова, Гөлназ Сәлахова, Рәфис Кәлимуллин, Сәмигулла Рәхмәтуллин, Роза Әхмәтҗанова, Гомәр Галиуллин, Тәлгать һәм Зөлфия Бадыйгиннар, Рәфыйк Садыйков катнаша.
- Программаның асылы-катнашучылар тере тавыш белән җырлавында, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәветдинова. – Бүгенге сайлап алу турына килгән үзешчән артистлар арасында кече һәм олы буын вәкилләре дә бар. Сайлап алу туры өч яшь категориясендә узды. Катнашучылар татар җырларын оста итеп башкару белән беррәттән, сәхнәдә дә үз-үзләрен тота белергә дә  тиешләр. Безнең район үзешчәннәре бу программада беренче генә чыгыш ясамый. Быел да сынатмаска исәп. Аннан телетапшыру шартлары буенча SMS тавыш бирү юлы белән сайлау булачак.
Район үзешчәннәренең чыгышы кайчан эфирга чыгуы һәм кайсы район белән ярышуы, сайлау туры турында өстәмә хәбәр итәчәкбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International