Чулпанда дини балалар өчен викторина үтте

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Ярышларда Чулпан, Фома, Зирекле авылларыннан 50 бала катнашты. Алар районның дин әһелләре әзерләгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, район мәчетләрендә бүген 500ләп бала дини белем ала.  Чарада катнашкан ТР мөфтияте белгечләре җиңүчеләргә “Зәкәт”  хәйрия фонды әзерләгән бүләкләр дә тапшырдылар. Викторинадан соң балалар дин әһелләре белән аралашуларын чәй табыны артында дәвам иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International