Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Аграр белгечләрне авылда көтәлер
2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Кичә, 25 февральдә район делегациясе Нурлат районыннан Казанда, аграр университетта укучы студентлар белән очрашып кайтты. Бүген анда 60тан артык укучыбыз бар икән.
Нурлат районы башлыгы урынбасары Флюра Ногманова җитәкчелегендәге әлеге делегация составында нигездә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре иде.
– Визитның максаты–яшь белгечләрне районга эшкә кайтырга кодалау иде,– диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Синсалих Шәһидуллин.– Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быелгы коллегиядә аграр тармакны әзерлекле кадрлар белән ныгытуны кичектергесез бурыч итеп куйды. Проблеманы яшь кадрларга кагылышлы федераль программалар гына хәл итеп бетерә алмавы, өстәмә кызыксындыру чаралары күреләчәге дә ассызыкланды. Без студентлар белән очрашу барышында шуларны да бәян иттек.
Хәтерләсәгез, яшь белгечләргә моңарчы эшкә кайтып урнашкач, 100 мең сум бер тапкыр бирелә торган ярдәм һәм хезмәт хакына ел буена ай саен минималь хезмәт хакы күләмендә өстәмә каралган иде. Яшь белгечләргә торак төзү буенча ипотека программасы барлыгын да онытмыйк. Быелдан исә белгечләр әзерләү һәм авылда ныгытуны башлангыч этаптан башларга ниятлиләр: аграр вузга укырга керергә теләк белдерүче белән килешү төзеп, район яки хуҗалык стипендиатлары чорындагы кебек, ай саен аңа билгеле бер күләмдә –10–12 мең сумнар тирәсе ярдәм күрсәтеп тору мөмкинлеген карыйлар. Әлбәттә, мондый очракта яшь белгеч әлеге хуҗалыкта ким дигәндә 3 ел эшләргә тиеш булачак.Аграр университет быел якынча 200 урынны шул рәвешле белем алучыларга бирергә җыена икән. Моннан тыш, районнан агроном, инженер кебек белгечлекләргә юллама алып киткән яшьләргә ташламалы кабул итү дә гамәлдә булачак. Быел кадрлар әзерләүдәге мондый вәзгыять мәктәпне тәмамлаучыларга да җиткереләчәк.
Ә вузда очрашу аудиториясен исә бүгенге эш шартлары кызыксындырды. Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова да, “Агроинвест” идарәче компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Наил Шарапов та, “ИРС”, “АгроРазвитие” хуҗалыклары вәкилләре дә үз чыгышларында әлеге кызыксынуны канәгатьләндерерлек мәгълүмат бирделәр. Районда зооветперсонал җитешми, агрономнар өчен вакантлы урыннар бар. Аграр тармакка инвесторлар килгәч, белгечләрдә экономия ясарга тырышуның кире нәтиҗәсе республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын бу уңайдан аерым таләпләр куярга мәҗбүр иткән. Яңа технологияләр, агротехник таләпләр югарылыгында эш оештыру турында сүз барганда, әзерлекле кадрлар – бу звеноның аерылгысыз буыны бит. Төп вәзгыять тә аңлашыла: аграр һөнәр алган яшь кешеләр шәһәрдә бәрелеп-сугылып йөрергә түгел, ә белгечлеге буенча авылда хезмәт итәргә, ә хуҗалыклар аны үз урынында ныгыту чарасы күрергә тиешләр.
Очрашу ахырында шәхси сораулар белән килеп мөрәҗәгать итүчеләрнең дә булуы студентларда кызыксыну уянган, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Һәрхәлдә, сөйләшү бөтенләй бушка китмәскә охшаган. Ә киләчәген аграр тармакка багышларга җыенган чыгарылышлар өчен җентеклерәк мәгълүмат алуның тагы бер мөмкинлеге бар: 22 мартта аграр университет чыгарылышлар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Чәршәмбе, 15 апрельдә, Нурлатта һава торышы аязучан болытлы булачак
Нурлат боксчылары Отрадныйда СВО катнашкан сугышчылар истәлегенә уздырылган турнирда өч медаль яулады
Виктор Мякишев исемендәге клубта шөгыльләнүчеләр Самара өлкәсендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады
Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән башлана
2026 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачылачак
Торак тирәсендә янучан материалларны җыештыру: янгыннарны профилактикалау кагыйдәләре
Янучан материалларны даими җыештыру - йортның янгын куркынычсызлыгы нигезе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз