ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Быелгы елга республикада Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт Премиясенә кандидатлар исемнәре билгеле булды. Әлеге премияне дәгъвалаучылар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты, тарихи-публицистик әсәрләр авторы Фатих Сибагатуллин да бар.
Кичә Нурлат Мәдәният сараенда зур уңыш белән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов  концерты үтте.

24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Биккол мәдәният йортында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен авыл егетләре, ир-егетләре һәм үсмерләре арасында волейбол ярышлары белән бигеләп үттеләр.

23
февраль, 2014 ел
якшәмбе
Бүген, 23 февральдә Түбән Нурлат бистәсендә сугышчы-интернационалист, егерме яше дә тулмаган көе Әфганстан җирләрендә ятып калган Минашкир Бакиров истәлегенә татарча көрәш турниры уздырылды

22 февраль көнне Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы, тыл, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарын, районның барлык ир-егетләрен  бәйрәм белән котлады


21
февраль, 2014 ел
җомга
Бүген, 21 февральдә, нурлатлылар үз җирләрендә  Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановны каршы алдылар. Бу көнне Рөстәм Нургалиевич район башлыгы Равил Кузюров озатуында Мамык урманчылыгының Бутаиха янындагы делянкасында  булды. Президент биредә стандарт булмаган йомшак агачны механикалаштырылган  әзерләү барышы белән танышты.
Иртәгә, 22 февральдә, район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендәге делегация Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада катнаша. ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узачак чарага Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль конфликтларда катнашучылар чакырулы.
23 февраль-Ватан сакчылары көне Нурлатта яшәүче кайбер әти-әниләр өчен икеләтә бәйрәм. Бу көннәрдә уллары армия сафларында хезмәт итүче әниләр үз балаларының намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары алганнар.
19-20 февральдә “Казан” милли –мәдәни үзәгендә узган ТР Авыл яшьләренең II форумында нурлатлылар да катнашты. “2011-2015 елларда Татарстан Республикасында авыл яшьләре” программасының нәтиҗәләрен уртаклашуда, түгәрәк өстәлләрдә районның “Аграр яшьләр берләшмәсе” җитәкчесе Фаил Ивандеев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль–мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин катнашып кайттылар.
Гимназия базасында агымдагы елда ачылган кадет сыйныфында Ватан сакчылары көне алдыннан кадетлар “ант” бирә.  Биредә бар да армия хезмәтен хәтерләтә: 60лап кагыйдәне үз эченә алган кодексны һәр кадет яттан өйрәнгән. Хәрби яки гражданлык өлкәсендә үз иленә файдалы кеше булып үсәргә тиеш алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International