ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2014 ел
сишәмбе
Нурлатның “Ледок” командасы хоккей буенча Татарстан беренчелеген дүртенче урында тәмамлады.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген, 17 мартта,  “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлеге “Дружба микрорайоны” башлангыч бүлекчәсендә “Салават күпере” партия проекты старт алды.
Узган якшәмбедә районда кышкы спорт сезоны ябылды. Гадәттәгечә, кышкы сезонның соңгы бәйгесе чаңгы ярышлары булды. “Чияле Алан” ял базасында узган ярышларда нурлатлылардан тыш, тагы биш район спортчылары килгән иде.
Бүген, 17 мартта Спасс районының Болгар шәһәрендә узачак “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате республика яшьләр телевизион конкурсының зона турында Нурлат иҗат коллективлары да катнаша.
Бүген, 17 мартта Мамыктан тәрбиягә 16 бала алган Галичиннар гаиләсе ТР Президенты Рөстәм Миннеханов белән очрашуда катнашта. Бу көнне “Хәйрияче-2013” республика конкурсына нәтиҗәләр ясау тантанасында аларга автомобиль тапшырылачак, диделәр районның опека һәм попечительлек бүлегендә.
21 март – Бөтенроссия  түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә “Бердәм Россия”нең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Совет урамы, 96, ишегалдыннан керергә, 25нче каб.) кабул итү үткәреләчәк. Бу көнне иртәнге 8дән 11гә кадәр -  нотариусларга, 11дән 2гә кадәр – адвокатларга, ә көндезге  2дән  4кә кадәр прокуратура хезмәткәрләренә үзегезне кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз. 
Бүген, 17 мартта район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендәге делегация Казанда узачак “Ел хәйрия-чесе” республика конкурсының йомгаклау турында катнаша.

14
март, 2014 ел
җомга
Нурлат районында 7 торак пунктта 159 хуҗалыкка  су басу куркынычы яный.
Бу хакта бүген Нурлат муниципаль районының зур залында оешма-предприятие, ТСЖ җитәкчеләре белән узган гадәттән тыш хәлләр һәм янгынга каршы иминлекне тәэмин итү комиссиясе утырышында  хәбәр иттеләр.
Бүген гимназиянең парашют спорты түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылары Чистайда ТР ДОСААФының хәрби – патриотик клубларының зона слетында катнашалар.
Бүген, 14 мартта үткән слетка районның аграр тармагында ел әйләнәсе тырыш хезмәт куючы алдынгылар: терлекчеләр, механизаторлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, инвесторлар, хуҗалык һәм агрофирма җитәкчеләре, фермерлар чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International